И I ы. 1. 1) Гадәттә, эндәш сүзләр янында килеп, сүзнең кемгә төбәлүен белдерә яки игътибарны үзенә тарту өчен кулланыла. Исәнме, и туган җирем минем, Мәрхәмәтле анам, исәнме! Ш.Маннур. И абыйлар, и агайлар, ап-ак сакаллы бабайлар, Бераз инсафка килегез, җитәдер шәриф айлар. Ш.Мөхәммәдев. Фида җаным синең юлыңда, и яр, Берүк сау бул, берүк уйланма. Дәрдемәнд

2) Контекстка карап, төрле кичереш-хиссиятләрне белдерә. И сеңлем, җирегез бигрәк тә нурсыз күренә. Д.Аппакова. [Галиябану:] И җаным, мине Исмәгыйльгә барырга күндерер өчен күрсәтмәгәннәре калмады. М.Фәйзи

3) Интонация ярдәмендә ярату, иркәләү, гаҗәпләнү, аптырау, кызгану, әр-шелтә, ризасызлык, канәгатьсезлек һ.б.ш. кебек төрле хис-кичерешләрне көчәйтә. Әллә шуңа ышандылар инде, и-и малайларның күзе янды, төлке тоталар, имеш. Тоттырыр пычагым! Н.Әхмәдиев. Хәдичә ханым да моннан бик канәгать булды. Тора-тора: – И-и, колакларым тынды бит, рәхмәт төшкересе, кызым!.. – дип әйтә башлады. Т.Нурмөхәммәтов. И-и-и, ни генә күрми икән адәм башлары! З.Зәйнуллин

2. иярт. Газапланып ыңгырашканда, физик яки рухи авыр халәт кичергәндә, елаганда чыккан тавышны белдерә. Ишетәм! Чынлап та: «И-и-и» дип, бик нечкә генә сузып, әкрен генә елаган тавыш!.. Бала елавына охшаган. Ә.Еники

3. кис. 1) Кабатланып килә торган бер үк сүзләр яки синонимнар алдында тәэсирлелекне арттыру өчен кабатлап әйтелә. Син [Гайнан] бит безнең бердәнберебез, күз өстендә каш шикелле карап кына торганыбыз! И борчылам, и кайгырам синең өчен! Г.Бәширов

2) сир. Шигырьдә иҗек саны тутыру, рифманы саклау, җырны сузып җырлау өчен кертелә. Быел кискән и утыным, Бар да ярый и казыкка. Бәет



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә