ЗЫЯФӘТ и. гар. Кунак итү, сыйлау, хөрмәтләү мәҗлесе; кунакчыллык. [Сәгыйд бин Гобәдәнең] --- һәр зыяфәтендә 380 ләп адәм булыр иде. К.Насыйри. Баскынлыкка җибәрелгән гаскәр табыш белән кайтса, падишага моннан өлеш чыга, туй яки зыяфәт булса, мәҗлеснең зурлыгына карап, нигъмәттән падишага бүләк бирәләр. Г.Дәүләтшин. --- башка эшләрне Ислим Барласка тапшырды да, кул ишарәсе белән утырышны ябып, бөтен мәҗлесне үзенең зыяфәтенә чакырды. Я.Шәмсетдинов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә