ЗЫЯНСЫЗ с. 1. 1) Зыян-зарар, каза китерми торган. Эһе, Гаян Алиев та синең герой икән. Зыянсыз кеше иде, мәрхүм. Н.Гыйматдинова 2) Әдәплелек кысаларына туры килгән, әдәп, тәрбия киртәсеннән чыкмаган. Бераздан, сүз иярә сүз чыгып, Хәмзә зыянсыз гына бер мәзәк сөйләп көлдерде. Җ.Дәрзаман 2. рәв. мәгъ. Зарарсыз, зыян китермичә. Шулай да, давыл афәт калдырып китмәдеме дип, басуларны карарга ары чаптык. Гарасат зыянсыз диярлек узган. Ә.Баянов |