ЗЫЯНЛЫ с. 1) к. зарарлы. Уң аягы соңрак, Равил уяныр алдыннанрак кына, куыштан тышка чыккан булса кирәк – анысының өшүе артык зыянлы булмады. В.Нуруллин. Икенче дәүләт телен – татар телен белмәгән һәм хөрмәт итмәгән дәүләт хезмәткәрләренең шундый зыянлы тәкъдиме киләчәктә кабат калкып чыкмасын өчен, милли матбугатны яклау турында Татарстан канунын парламент аша кабул итәргә --- кирәк. Мирас. Дөрес, аларның һәммәсе дә физик бәйлелек тудырмый, әмма барысы да, аз гына кулланганда да, шәхескә зыянлы тәэсир итә. Мәгариф

2) Начар, яман. Шуннан соңгы елларда аны туктаусыз эзәрлекләгәннәр: яңа заманга син ят зат, үтә дә куркыныч булмасаң да, хосусый милекчелек карашларың белән зыянлы бәндә син, янәсе. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә