ЗЫЯНДАШ и. Вакыт-вакыт көзән җыеру һәм аң югалту рәвешендәге өянәкле нерв авыруы, үзбума чир, бума чире, үзчире. Хәле бик авыраеп киткәч, мәдрәсәдән өйгә алып кайттык без малаеңны, Гайфетдин суфидан чакырып өшкертеп карадык, саташа башлагач, әллә зыяндаш зәхмәте микән дип, мәдрәсәдән җиде шәкерт чакырып --- азан да кычкырттык. М.Гафури. Зыяндаш булган кешенең һәрбер киеменнән берәр чүпрәк алып, бергә бәйләп, күпер башына ташлыйлар. Г.Гыйльманов |