ЗЫЯН и. фар. 1) Матди югалту, каза; чыгым. Болай эшләүнең нәтиҗәсе ахыр чиктә Рухиягә файдага түгел, киресенчә, зыянга әйләнергә мөмкинлеген дә бик белә. В.Нуруллин. Күпсанлы мал көтүләре кешеләрнең иген басуларына, йорт-кураларына зур зыян китереп торганнар. Г.Гыйльманов 2) Сату, җитештерү, бизнес өлкәсендә чыгымның керемгә караганда артыклыгы; киресе: файда. Дәреслек --- ул заман акчасы белән 1 миллион сум саф табыш алып эшләүче нәшриятка һәр елны шул кадәр үк зыян сала иде. Казан утлары 3) к. зарар (1 мәгъ.). Моңарчы бу ташның колхоз тормышына бер зыяны да юк иде кебек. М.Мәһдиев. --- персонажларның күбесе бер үк позада булып, бер-берсен кабатлый, шуңа аларны тегеләй үзгәртсәң дә, болай үзгәртсәң дә, әсәргә бернинди зыян яки файда килми. К.Миңлебаев ◊ Зыян итмәс к. зарар итмәс. Зыян күрү Матди югалтуга юлыгу. Зыян салу Астыртын корткычлык эшләү, зарар китерү. Кави Ишмурыйга мин зыян салмаслык дәрәҗәдә генә җавап бирергә тырыштым. А.Гыйләҗев |