ЗЫЯЛЫЛЫК и. 1) Зыялы булу. Ләкин пролетар шагыйрьгә әле моны аңлау дәрәҗәсендәге зыялылык җитми. Ф.Галимуллин. Ш.Галиев --- чор вакыйгаларына объектив бәя бирә. Сабырлык һәм иплелеккә таянып, зыялылыкны онытмыйча, шәфкатьле күңеле кушканча [яши]. Мирас 2) Мәдәниятлелек, тәрбиялелек. --- ах-ух килеп, «ур-ра» кычкырып утыру өчен белем дә, зыялылык та кирәкми. Т.Миңнуллин |