ЗЫЯЛЫ и. 1. Интеллигент, интеллигенция вәкиле. Бу зыялылар хезмәтләре вә гамәлләре белән дөнья капиталын үз тирәләренә җыялар. Ф.Әмирхан. Сәнгатьлелек сыйфатлары, Солтангалиев идеяләренең мөстәкыйльлек юлына чыккан «өченче дөнья» зыялылары омтылышларына муафыйк булуы төрек һәм башка милләт укучылары күңеленә хуш килде. Т.Галиуллин. Үзебезнең тарихыбызда, татар зыялылары арасында азмыни шундый хикмәт ияләребез? Мирас 2. с. мәгъ. 1) Укымышлы, мәдәниятле; мәгърифәтле, интеллигентларга хас. Киләчәктә зыялы, зур культуралы, гыйлем иясе кеше булачаксың инде син. Р.Фәизов. Зыялы татарлар чыга торган мәктәп вә мәдрәсә тәртибе. Мирас 2) Күркәм, интеллигент. --- халык аның [Таһир Якуповның] иң элек татарның асыл затларына гына хас зыялы тышкы кыяфәтенә таң кала иде. Г.Галиева 3) иск. Нурлы, нур чәчеп торган. Зыялы дөнья |