ЗЫРЫЛДА’У ф. 1. Зыр-зыр иткән калтыраулы тавыш чыгару. Ябык ындыр эчендә, тирә-яктагы бөтен әйберләрне селкетеп, сугу машинасы үкерә, җилгәргеч зырылдый, кешеләр кайнаша. Г.Әпсәләмов. Колак тирәсендә нәрсәдер зырылдап очкан кебек. З.Мәхмүди 2. зырылдап рәв. мәгъ. 1) Бер урында кинәт әйләнеп, бөтерчек кебек. Менә Галәү уң аягын читкә сузып җибәрде һәм идәнгә сул аягының үкчәсе белән генә тиеп торган көе, зырылдап әйләнергә тотынды. Н.Фәттах. Танк урынында зырылдап, бер якка түңкәйде. Х.Камалов 2) Бик тиз арада, җитезлек белән. --- [ат] ипи күреп, шуны китергәнеңне көтеп тора да, танавын сузып эләктереп алса, колакларын яткызып, күз ачып йомганчы, зырылдап, арты белән әйләнә, һич үзенә якын барырмын димә. К.Миңлебаев 3) Үпкә белдереп, канәгатьсезлек белән Зырылдап алу Өзек-өзек, кыска яки вакыты-вакыты белән зырылдау Зырылдап китү Тик торганнан зырлый башлау яки кинәт кенә, көтмәгәндә зырларга тотыну Зырылдап кую Бер мәртәбә, кыска вакытлы зырылдау Зырылдап тору Гел, һәрвакыт, бертуктамый зырылдау. Казан элеваторы бүген дә һәрвакыттагыча яхшы эшли, пневматик бушаткычлар туктаусыз зырылдап тора. С.Сабиров. Карасам, уч төбемнән югарырак, буын өстендә, тәнемне кисеп кергән юка лезвие зырылдап тора. Г.Сабитов |