ЗЫРЫЛДАТУ ф. 1. 1) «Зыр-зыр» иткән тавыш чыгару, зыр-зыр китерү, көчле тавышлар чыгару. Алар артыннан, ташларны зырылдатып, авыр туплар иярде. К.Нәҗми. Очыргыч җибәрсә, аның очыргычы болытлар эчендә уйнаклап йөрергә тиеш; --- кәтүк агачын зырылдатып тартып әйләндергәч тә пырылдап очып киткән выжвыжагы иң ерак араны үтәргә тиеш. Ш.Рәкыйпов

2) күч. Үз ихтыярына буйсындыру, үзенчә генә эшләргә мәҗбүр итү. Бөтен шәһәрне учымда зырылдатам, ә син!.. А.Гыйләҗев

2. зырылдатып рәв. мәгъ. 1) Бер урында кинәт әйләндереп. Күкчәчәк аның, бу якка чыгып җитәр алдыннан, көймәне, зырылдатып борып, яр кырыена койрыгы белән оста итеп китереп туктатканын күрә. Ә.Хәсәнов. Чанасын зырылдатып борып җибәрүем булды – Сөмбел багана төбендәге көрткә чумды. В.Нуриев

2) Җитез, шәп, җәһәт. Кулыннан тотып, зырылдатып тартып китереп, кочаклап аласы иде дә бит... М.Маликова

3) Бик тиз арада, җилтерәтеп. Әгәр кушсалар, ул теләсә кайсы җитәкчене көннең йә төннең теләсә кайсы вакытында хәтта җир читеннән дә эзләтеп таптыра, кирәк булса, аны --- тере яисә үле хәлендә, зырылдатып, райкомга китереп җиткерә. Ф.Садриев

Зырылдата башлау Зырылдатырга тотыну

Зырылдата бирү Һаман да зырылдату, зырылдатуын дәвам итү

Зырылдата төшү Бераз зырылдату

Зырылдатып алу Тиз генә, кыска вакыт арасында зырылдату. Әни орчыгын берничә мәртәбә зырылдатып алуга, апай аңа әллә ничек кенә итеп ым какты. Г.Бәширов

Зырылдатып җибәрү Кинәт зырылдата башлау. Ул [әби] орчыгын зырылдатып җибәрә. Р.Хафизова

Зырылдатып тору Бертуктаусыз зырылдату



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә