ЗЫРЛА’У ф. 1. 1) Зыр итү, «зыр-зыр» килгән тавыш чыгару. Өй түбәсендә флюгер туктаусыз зырлый

2) Бик тиз бөтерелү, зур тизлек белән әйләнү. Калкулыкның иң текә тәңгәленә җиткән төшендә көпчәкләр бер урында чын-чынлап, хәтта кирәгеннән артык зырлап әйләнә башлады. А.Хәлим

2. рәв. мәгъ. Бер урында кинәт әйләнеп, борылып. Трактор бер урында зырлап борылды да югары очка таба китте. Р.Батулла

Зырлап алу Аз вакыт эчендә, беразга гына зырлау. Кыргычлары бераз зырлап алды да янәдән сүнде. К.Нәҗми

Зырлап китү Кинәт зырлый башлау. Моторның зырлап китүенә куанып, балалары шаулашып сикереп куйдылар. К.Нәҗми

Зырлап кую Бер тапкыр зырлаган тавыш чыгару

Зырлап тору Бертуктаусыз зырлау. Иң мөһиме: җил тегермәнедәй зырлап торыгыз. Р.Зарипов. Зырлап торган уенчыкка карап, нәни кыз сөенә, кулларын чәбәкләп, чырык-чырык көлә иде. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә