ЗЫР-ЗЫР иярт. Әйбер бөтерелгәндә яки тиз хәрәкәт иткәндә, бөтерелеп очканда һавага ышкылудан килеп чыккан тавышны белдерә. Нинди елгыр әйләнә чылбыр хәзер. Бөтерелә чылбырда Иблис зыр да зыр! Ш.Бабич. Малайлар – Илшатны, кызлар Миләүшәне бер урында зыр-зыр әйләндереп, аркаларыннан этеп җибәрделәр. Ф.Яруллин. Тиле кыз, билемнән алып, зыр-зыр әйләндерде мине. Т.Нурмөхәммәтов |