ЗЫҢЛА’У ф. «Зың-зың» иткән тавыш чыгару. Без – еллар һәм урын алыштырып Яшьлегеннән киткән качаклар; Өзелгәндер дисәң, сагындырып, Таныш кыллар зыңлый кайчакта. Ш.Галиев. Пуля тиеп, корпус каты зыңлый. И.Низамов. Биек булып, уңып күтәрелгән арышның талгын гына дулкынлануына сокланып, ул башакларның бер-берсенә иркә генә бәрелеп зыңлавына колак салып торды. Ә.Фәйзи

Зыңлап алу Бик кыска вакыт аралыгында зыңлау. Уенчыкның зыңлап алганына бала сискәнеп куйды һәм әнисенә сыенды. Казан утлары

Зыңлап йөрү Һаман да, бертуктаусыз зыңлау. Ат дугасында зыңлап йөргән кыңгыраучыклар белән чагыштыра ул бүген үзен: тавышы матур, үзе матур, ләкин ирекле түгел. Казан утлары

Зыңлап кую Бер тапкыр, кинәт зыңлау. Муса кулына алган кырык алтылы сандалиен баскычка ташлады, аның калай каптырмасы зыңлап куйды. Ә.Гаффар. --- зур бау тартылудан зыңлап куя һәм Рифкать аска, упкын төбенә оча. Р.Вәлиев

Зыңлап тору Бертуктаусыз зыңлау. Зыңлап тора чылбыр… Өзелергә һич ярамый аңа, ярамый. Л.Шагыйрьҗан. Төннәр ни тикле җиләс булмасын, иртәнчәк кар, пыяладай, ни тикле зыңлап тормасын, кояш үзенекен итә: кырлардан карны качыра. Г.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә