ЗЫҢГЫЛДА’У ф. 1) Калтыраулы «зыңк-зыңк» иткән тавыш чыгару. Тәрәзә пыялалары зыңгылдады. М.Мәһдиев. Кинәт зыңгылдаган ишек кыңгыравы тавышыннан сискәнеп китте, гәзитләрне, кабаланып, диван астына шудырды. М.Маликова. Җиде төн уртасында --- мылтык аткан тавышка йортның барча тәрәзә пыялалары зыңгылдады. Мирас 2) Кинәт, кискен авырту барлыкка килү. Кыз куркудан җайсыз сикерде, үкчәсе зыңгылдады, йөзен чытып өскә караса, тәрәзәдә айдай балкып Мөзәкир тора. А.Гыйләҗев Зыңгылдап алу Кыска гына, аз гына вакыт зыңгылдау. Матвей Иванович каршында илаһи көчен җуйган бакыр кисәге, агач тамырына туры килеп, зәгыйфь зыңгылдап алды да, юл тузанына батып, күздән югалды. Г.Гобәй. Тәрәзә пыялалары зыңгылдап алды. М.Мәһдиев Зыңгылдап йөрү Даими, һәрвакыт зыңгылдаган тавыш чыгару. Ат дугасында зыңгылдап йөргән кыңгырауларга караган саен, балачагым күз алдыма килә. Казан утлары Зыңгылдап кую Бер тапкыр «зың» иткән тавыш чыгару. Балта түтәсе белән сугып карады, гәрәбә төсле сап-сары озын нарат, скрипка кылыдай, зыңгылдап куйды. И.Гази. Туң тәрәзә зыңгылдап куйды, ишегалдындагылар бер-берсенә карашып алдылар. Ф.Хөсни. Тәрәзә пыялары зыңгылдап куйды: «Шапки снять!» М.Мәһдиев Зыңгылдап тору Бертуктаусыз зыңгылдау. Ләкин нәкъ менә шул аңлаешсызлыклары белән алар Газзәгә тылсымлы, кызык тоелалар. «Рабби әнзилни мөнзәлин…» Ничек зыңгылдап тора. М.Маликова. Зыңгылдап торган машина тавышына башы авырта башлады, күз аллары караңгыланды. Казан утлары |