ЗЫҢГЫЛДАТУ ф. Нәрсәгәдер орынганда, үзара бәрелешкәндә шуңа охшаш калтыраулы тавыш чыгару. Иртә белән ишек ачуга ул тагын зыңгылдатып җиде тапкыр суга ---. К.Нәҗми. Өлге-пыялаларны зыңгылдатып, кемдер тәрәзә кага. Р.Мулланурова. Балык уңай гына килә-килә дә кинәт кире чигенә, юан җепне зыңгылдата, як-якка бәргәләнә. С.Шәрипов Зыңгылдата башлау Зыңгылдатырга тотыну Зыңгылдата бирү Һаман да зыңгылдату, зыңгылдатуын дәвам итү Зыңгылдата төшү Бераз зыңгылдату Зыңгылдатып алу Кыска вакыт эчендә зыңгылдату. Кайчак ул әйбер тулы шкаф һәм тартмаларны дер селкетеп, зыңгылдатып алу белән генә дә чикләнә. Идел Зыңгылдатып кую Кинәт бер тапкыр «зың» иткән тавыш чыгару. Менә мин ачык капкадан эчкә узам һәм, тәрәзә пыялаларын зыңгылдатып куйган үзәк өзгеч тавыш ишетеп, тораташ булып катып калам. Р.Гыйззәтуллин Зыңгылдатып тору Бертуктаусыз зыңгылдату. Асфальт салучы машиналар көнозын тәрәзә пыялаларын зыңгылдатып торды. Казан утлары |