ЗЫҢ иярт. Җиңелчә вибрация (калтырау) бирердәй нәрсәләргә орынганда барлыкка килгән калтыраулы тавышны белдерә. Француз туфлиенең очлы үкчәсендә «зың» итеп әйләнеп, борылып китеп кенә барасы иде дә, хатын-кызлык табигате җиңде. Т.Галиуллин. Күчәрдәге алкалар чыңлавын, үрәчә шыгырдавын, чикерткәләр зыңын, тургай сайравын тыңлады [Чаныш]. Ә.Гаффар |