ЗЫНҖЫРЛЫ с. 1) Зынҗырланган, чылбыр салынган, богаулы, богауланган. Алтын – утта, адәм михнәттә сынала, дигәне дә бар. Михнәт күрә-күрә чыныксыннар. Утырган таш шикелле мүкләнүдән ни файда? Зынҗырлы аю түгел лә инде алар. С.Поварисов 2) Иреге чикләнгән. Халыкларның уртак төрмәсендә Шагыйрьләр дә тоткын, зынҗырлы. Г.Морат |