ЗЫНҖЫРЛА’У ф. иск. 1) Богаулау, зынҗыр салу, иректән мәхрүм итү 2) күч. Чикләү, иреген кысу, ирексез итү. Яраусыз Җир җанны кысса, сүзебез – кыска: Җирдән олы булмасын җан – җанны зынҗырла! Г.Сәлим Зынҗырлап алу Тиз арада зынҗырлау. Әсирләрнең һәрберсен зынҗырлап алып, кыйный-кыйный, тар камерага куып керттеләр. Мирас Зынҗырлап ату Ашыгыч рәвештә зынҗырлау. Иясез этне зур авырлык белән зынҗырлап атып, машинага ыргыттылар. Казан утлары Зынҗырлап бетерү Бернинди хәрәкәтләнү иреге калдырмыйча, тәмам зынҗырлау; зынҗырлауны ахыргача җиткерү Зынҗырлап кую Алдан зынҗырлау, зынҗырланган хәлгә китереп калдыру. [Намаз] Укыр вакыт җиттеме, башыңда әллә нинди кара уйлар зыр-зыр әйләнеп торса да, аларны, миеңнән куып чыгарып, бер почмакка зынҗырлап куясың. С.Поварисов. Кызык бу дөнья: богау белән караватка зынҗырлап куелган, әле үз йомышына да йөри алмаган авыру мәхбүсне пистолет һәм автомат белән коралланган өчәү саклый. Н.Әхмәдиев Зынҗырлап тору Әле, хәзерге вакытта зынҗырлаган булу. Җанын зынҗырлап торган зәмһәрир салкын боз эри башлагандай булды. Г.Әпсәләмов Зынҗырлап ташлау Тиз арада, ашык-пошык зынҗырлау |