ЗЫНҖЫР и. фар. иск. кит. 1) Озынча, түгәрәк яки башка шәкелдәге металл боҗраларны бер-берсенә кидереп ясалган чылбыр. --- калын зынҗырлар илә асылган ике зур казаннарга икесен дә салдылар. Г.Тукай

2) Коллар яки тоткыннарның кул яки аякларына салынган чылбырлы богау. Кыенлыкка калып бара көннәребез, Зынҗыр берлән беркетелде телләребез, Аһ-ваһ илә үтәдер һәм төннәребез. Ш.Мөхәммәдев. Без кол идек бай кулында, Богау, зынҗырлар муенда, Зинданнарда чери идек Хак сүз, тугрылык юлында. Г.Камал. Болгарларның кулларында зынҗыр, муеннарына озын бау тагылган. В.Имамов

3) Бизәнү әйберсе буларак затлы металлдан эшләнгән чылбыр. Таһир ул җәүһәрләрне этләрнең муенына затлы зынҗырлар илә тагып йөртә. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә