ЗЫКЫМ и. Көчле тәэсир, йогынты, шаукым. Шаяруларның зыкымы, кайчак, минем кебек яңа кергәннәргә генә түгел, хәзрәтләргә дә барып тия. Г.Гобәй. Ә минем шомырт чәчәкләремнең исе, палатага гына түгел, бөтен коридорга таралып, дару исләрен хәйран баскан икән. Ул чәчәкләрнең зыкымы озакка барды. Т.Нәҗмиев. Берсе, хәрәмләшеп, бабай сырасына аракы куша. Ул кыза төшә, аракы зыкымы баса башлагач, кайтырга чыга. Н.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә