ЗЫКЫ и. 1. Кыш көнендә була торган кар сыман вак бәс, томан. Төнге зыкы күгелҗем урманны алыштыргандай иткән иде. М.Рәфыйков. Көннәр суытты, төннәрен кешеләрнең киемнәренә зыкы куна торган булды. Т.Нәбиуллин

2. с. мәгъ. Томанлы һәм кырыс. Зыкы суыкларда урманнан ач-ялангач килеш утын тартып ташулар, тирләп-пешеп кар күмеп киткән эскертне ачулар һәм ялан кул салам йолкулар --- бердәнбер көнне Маһиянең үпкәсен кабартып, аны түшәккә екты. Н.Хәсәнов. Ничек кенә сәер тоелмасын, зыкы салкын булуга да карамастан, каберне тиз һәм җиңел казып куйдылар. Р.Мирхәйдәров

Зыкысын чыгару 1) Бер эшне көч түгеп, тырышып эшләү; 2) Бер сүзне кат-кат сөйләү, гайбәт итеп сөйләү. Зыкы чыкканчы Артыгы белән, артык күп, артык тырышып. Әйтик, бүгенге көндә дә «зыкы чыкканчы ашады», ягъни артык күп ашаган; «зыкы чыкканчы кыйнаганнар», ягъни артыграк кыйнап ташлаганнар; «зыкы чыкканчы эшләү» дә бар. Димәк ки, чамадан тыш, артыкка киткән нәрсәне татар «зыкы» сүзе белән аңлаткан. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә