ЗЫ’К КУБУ ф. Шаулашу, шау-гөр килү, ыгы-зыгы килеп йөгерешү. Өй эчендә шулай зык кубып, туйга әзерләнгән кебек әзерлек баруга карамастан, Галимә апа бу эшләргә әйләнеп тә карамаган кебек тора. М.Гафури. Алар башта зык кубып, Раузаны сырып алды. М.Кәрим. Урман һәм кырларны, алан һәм болыннарны калдырып, инде өй яки келәт кәрнизендә кыш чыгарга җыенган бу кошлар, гүя, кара каргаларны озатып, үзләре моңаеп калалар, шуңа зык кубалар иде. Г.Хәсәнов |