ЗУ’Р ЮЛ и. 1) Транспорт күп йөри торган шәһәрара магистраль юл. Аларның [Күлбаш авылының] җирләре Царевококшайск шәһәреннән Казанга килә торган зур юл буйлап урнашкан, дип языла анда [документларда]. Ф.Гарипова 2) күч. Күп һәм озак алып барылган эшчәнлек, тупланган тәҗрибә. Шул рәвешле, сугышка кадәрге чорда татар режиссурасы бик зур юл үтә. М.Арсланов 3) күч. Тормыш, яшәеш агымы. [Мәктәп] Зур юлларга безне чыгардың син, Күңелләргә бирдең омтылыш. Ш.Галиев |