ЗУРЛЫК и. 1. 1) Зур булу, башка нәрсә белән чагыштырганда, күләме артык булу. Каршы як стенадагы башкалардан үзенең зурлыгы белән аерылып торган бер панорамага күзе төшүгә, Хәйдәр гаҗәпләнеп аягүрә басты. Г.Бәширов. Мин сиңа ул җирләрнең байлыгы турында да, Урал шәһәрләренең матурлыгы һәм заводларының зурлыгы турында да – барысын да дөресен сөйләдем. Г.Әпсәләмов

2) Күләм; әйбернең иңе, буе, биеклеге белән үлчәнгән күләме. Бүлмәнең бөтен җиһазы 137 нчегә охшашлы булса да, зурлыкта бу бүлмә аның кадәр 10–15 өлеш бар иде. Ф.Әмирхан. Ерактан алар авылындагы пожар каланчасы төсле булып күренеп торган бу вышкаларның зурлыгы Инсафны аеруча гаҗәпләндерде. М.Хәсәнов. Бу ике тәрәзәсе белән – ишегалдына, бер тәрәзәсе белән урамга караган уртача зурлыктагы бер бүлмә булып, түрдәге сәкесе белән, бераз Кырлайдагы сабак абыстаеның кызлар укыта торган бүлмәсен хәтерләтә иде. Ә.Фәйзи

3) мат. физ. Үлчәнә һәм исәпләнә ала торган, исәпләргә мөмкин булган нәрсә. Батареяның бушану дәрәҗәсен шулай ук көчәнеш зурлыгы буенча нагрузка сәнәге белән дә белеп була. Механизаторлар белешмәсе. Чикле зурлык. Даими зурлык

4) Бөеклек, өстенлек, сыйфат, дәрәҗә һ.б. белән башкалардан артык булу. Үлем берни түгел, тик начар аның хурлыгы, Беленмәү халыкка аның хезмәтенең зурлыгы. Г.Камал. Ил йөкләгән эшнең зурлыгы, мөһимлеге Әкрам карый белән Сафаны юл буе җилкендереп, горурландырып килгән иде. М.Галәү

5) Дәрәҗә, чин. --- аның хыялында бабалары, чыннан да, дан һәм зурлыкта булып урнашалар. Г.Ибраһимов

6) Абруй, авторитет. Чөнки барыбер алар – Җәләлнең угыллары, барыбер Җәләлгә угыллары аша зурлык килә. Г.Ибраһимов

7) Яше зур булу, олы, өлкән яшьтә булу. Кышкы айларда иртә-кич ут белән дә эшли һәм, кечкенәлегенә, зурлыгына карамастан, кул астындагы кешене дә шулай эшләтә. М.Галәү

2. зурлыгы, зурлыгында бәйл. мәгъ. тарт. форм. Бер әйберне икенчесе белән микъдар, күләм ягыннан чагыштырганда кулланыла: кадәр, кадәрле, чаклы; тикле, тиклем; хәтле. Әхмәтнең кушуы буенча, хәзрәткә иске нәрсәләр саклана торган бүлмәдән бозау зурлыгы бер җиз комган чыгарып бирделәр. Ф.Әмирхан. Шахмат тактасы зурлыгында гына бер хөкүмәт министры булуга карамастан, ул рус эмигрантлары алдында рияланып тормаган, тоткан да: «Мин моннан соң русча сөйләшмим», – дип, приказ чыгарган. Г.Гобәй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә