ЗУРЛА’У ф. 1. Олылау, ихтирам итү, хөрмәт күрсәтү. Килене тел яшергәнне Айдаш карт бик ошата, --- «биатасын зурлый» дигән яшерен уй картны гомере буе куандыра килде. Р.Батулла

2. зурлап рәв. мәгъ. Тантаналы төстә, бәйрәмчә; күп кешеләр катнашында. Шул уңайдан элек Бөек Литва кенәзлегенә кергән Польша, Белоруссия, Балтия илләрендә бу датаны зурлап билгеләп үттеләр. Мирас

Зурлап тору Гел, һәрвакыт зурлау. Ана балаларына карап шатланып бетә алмый: игелекле, ярдәмчел, туган җанлы алар, бер-берсен хөрмәт итеп, зурлап торалар. Заман



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә