ЗУРЛА’РЧА рәв. Зурларга охшап, олылар, өлкән кешеләр кебек. Аны әнисенең үзе белән зурларча сөйләшә башлавы кызыксындырды. В.Нуруллин. Гани аңа, ничектер, зурларча карап алды да кистереп әйтте: «Безнең акчалар түгел ул. Яхшысы: син ул хакта оныт, яме!» Р.Мирхәйдәров. Кыз зурларча кул биреп исәнләште. А.Расих



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә