ЗУРАЮ ф. 1) Зур булу, үсү, яше арту. Зураерсың, зиһенең арта барыр. С.Хәким 2) Гадәти хәленнән зуррак хәлгә килү, ишәю, күләме арту. Сентябрь кояшы кызарып, зураеп, урман артына төшеп китте. И.Гази. Болай да зур, чәркә хәтле соры күзләре тагын да зураеп, калайланып чыга. В.Нуруллин. Каланың эченәрәк кергән саен, йортлар ишәя, зурая һәм бер-берсенә ныграк елыша бардылар. Ә.Фәйзи 3) Эш, мәсьәлә, хәл һ.б. катлаулылану, җитди төс алу, зурга китү. Картның йортында башланган әзерлекләр белән бергә, Гөлбануның бирелү хәбәре тиз арада күршеләргә иреште, аннан чыгып, өйдән-өйгә, урамнан-урамга китте, --- зураеп, гайбәтләр дә кушылып, кызның үзенә дә килеп җитте. Г.Ибраһимов 4) Үсеп җитү, балигъ булу. Ax, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй, Зурайгач җайсыз ул, Картаеп каткач буыннар Эш белү уңайсыз ул! Г.Тукай. Әмма инде шуны [мәкальдә китерелгән туры мәгънәне] кешегә карата киная итеп алсаң, гаиләдә бала нәрсә күреп үссә, зурайгач та шул була, дигән мәгънә [барлыкка килә]. Н.Исәнбәт 5) Масаю, эреләнү, санламау, баш имәү. Коръәндә һәм пәйгамбәребез хәдисендә бик ачык кисәтелә. 17 нче сүрәнең 37 нче аятендә мондый сүзләр бар: «Җир өстендә зураеп, күкрәк киереп йөрмә! Чөнки син никадәр зурайсаң да, җирне ертырга хәлеңнән килмәс һәм никадәр зурайсаң да, таулар хәтле зурая алмассың». Ш.Җәләлиев Зураеп бетү Тәмам зураю, тиешле зурлыкка җитү. Таныш түгел апа Ләйсәнне кулларына күтәрде дә: – Бәпкәчем, алтыным, инде зураеп та беткән, – дип, күкрәгенә кысты. Г.Якупова Зураеп җитү Яшәешнең билгеле бер стадиясенә, гадәттә мөстәкыйльлек чорына басу (кеше турында); тәмам өлгерү. Балалары үсеп, зураеп җиттеләр, кул арасына керә башладылар, өчесе дә әниләренә гел булышып торалар. Л.Ихсанова Зураеп калу Зурайган хәлгә килү. --- ләкин шулай да сул күзенең бөтенләй кысылып, ә уң күзенең иләмсез зураеп калуын әйтмичә булдыра алмыйм, чөнки шушы яшь пәрдәсе аша караган кашсыз-керфексез күзендә бичараның бөтен эчке җаны чагылырга гына тора кебек... Ә.Еники. Өй бушап, зураеп калды. Г.Гыйльманов Зураеп китү Тиз арада, көтелмәгәндә, кинәт зураю. Тагын да зураеп киткән кайгыларыбызны уртаклашырга, зарыбызны аңа сөйләргә теләгән идек. А.Шамов. Картлары яшәрде, бала-чагалары кинәт үсеп, зураеп киттеләр. Р.Ишморат. --- алдында майор басып торганын күргәч, күз аклары зураеп китте. Х.Камалов Зураеп тору Күз алдында зур булып аерылып тору, башкалардан калку булып күренү. Менә аларның каршында, биек булып, капкалары зураеп тора, менә, тонык кына булып, тимер тотка ялтырый. Г.Бәширов Зурая бару Акрынлап, аз-азлап зураю. Шунда, болында, үләннәр арасында төрле кошчыклар, хәшәрәтләр шаулашалар: еракта, минут саен зурая барып, минут саен кызара барып кояш баерга җыена. Г.Коләхмәтов. --- бүлмәсе көннән-көн зурая барган сыман тоелды, ә тирә-юньдәге түгәрәк дөнья күзгә күренеп кечерәйде. Р.Вәлиев. Ялкын минут үткән саен көчәя, зурая барды. Р.Батулла Зурая башлау Зураерга тотыну. Кинәт теге бала күз алдында үсә һәм зурая башлады. Р.Гали. Чәчәк касәләре кинәт зурая башлады. Р.Батулла Зурая бирү Һаман да зураю, зураюын дәвам итү. --- буй җиткән кызлары бар, монысы бераз борынын күтәребрәк йөри, мактанчыграк. Әмма кызларына ул кадәр исем китеп тормый әле, зурая бирсен шунда. Г.Гомәр Зурая төшү Тагы да бераз зураю. Зур кара күзләре тагын да зурая төшкән. М.Гафури. Бу изге картны да ул бераз зурая төшкәч үк эзли башлады. Г.Бәширов. Минем бәрәннәргә исем китә: алар өч-дүрт көннән инде бөтен өйне бетереп чаба башлыйлар, зурая төшкәч, мич башына хәтле сикереп менәләр. Ә.Еники |