ЗУРАТ и. рус Басуда ашлык көлтәләреннән торган озынча зур өем. Бөтен ил чыгар басуга, Бөтен ил зурат куяр. Ә.Ерикәй. Бу ни гаҗәп, ни хәйран, ди, Урак урган кеше юк, Зурат куйган кеше юк. Н.Исәнбәт. Зуратлар арасыннан, бар көченә йөгереп, Саҗидә килеп чыкты. Ә.Салах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә