ЗУРАЙТУ ф. 1) Зур итү, күләмен, микъдарын арттыру, үстерү. Саимә шәһәргә барган җиреннән әтисенең һәм сугышта үлгән абыйсының карточкаларын зурайтырга бирде. М.Мәһдиев

2) Эреләндерү, киңәйтү. Җирнең тарту көче утыз тапкырга кимегәндәй булды: атлаганда, очып-очып, адымнарын зурайтты ---. К.Кәримов. --- һәр малай, күршесенең җиренә кадатып, шул кадалган урыннан сызып, үз «биләмәсен» зурайта. Р.Ягъфәров

3) Көчен, куәтен, интенсивлыгын арттыру. Педальгә ныграк баскач, пружина кысыла башлый, ул электродлар арасындагы басымны зурайта. Электр контактлы эретеп ябыштыру

4) Әһәмиятен, дәрәҗәсен, колачын һ.б.ны арттыру, киңәйтү, көчәйтү, җәелдерү. Баеп, малы күбәйгәч, Казанда, Мәскәүдә вә гайре шәһәрләрдә кибетләр --- ачып, йортлар, җир-сулар алып, эшне елдан-ел зурайтып, приказчик һәм конторщиклары күп иде. Ш.Мөхәммәдев. Өченчесендә, солдат әйтүе буенча, күрше авылдан да берничә егет кушылды, алар эшне зурайтмакчылар, үз авылларында да мондый яшерен түгәрәкләр ясамакчылар. Г.Ибраһимов

5) сөйл. Исемен, хезмәтен, әһәмиятен башкаларга билгеле итү; зурлау, олылау. Зур дөнья белән аралашу безне зурайта иде, хәзер исә бәләкәйләнә барабыз шикелле. Р.Миңнуллин

6) күч. к. зурга җибәрү. «Чуан» дисәң, ул һаман «чыгам» дияр; «Бетчә» дисәң, «бетәм» дип әйтә, имеш. Начарлыкны зурайтып әйтмәскә, аздырмаска, дигәннән. Н.Исәнбәт

Зурайта бару Акрынлап, аз-азлап зурайту, торган саен киңрәк җәелдерү. Хәзер гел шулай, көньякка таба үстереп, зиратны зурайта баралар. М.Мәһдиев. --- музыканың тилереп үкерүе, төсләр чатнавы әлеге явызлык төенен зурайта барды. А.Вергазов

Зурайта башлау Зурайтырга керешү. Казан үсә бара. Яңадан-яңа эшче бистәләре туалар да, зур шәһәргә тоташып, аны зурайта башлыйлар. А.Алиш

Зурайта килү Һәрвакыт, даими зурайту. Туган якларым һәрвакыт мине зурайта килде. Р.Харис

Зурайта төшү Тагы да бераз зурайту. Стадионны зурайта төшеп, овал түбә дә коргач, бу ансамбль аеруча чибәрләнгән. А.Тимергалин. Буйтур тишекне тагы да зурайта төште. М.Хәбибуллин

Зурайтып алу Тиз арада, кыска вакыт эчендә нәрсәнедер зурайту. Аның бу рәсемен ул үзе зурайтып алган иде. Н.Хәсәнов

Зурайтып бетерү Зурайту эшен тәмам итү; бик зур итү. Хәер, аны бер көн эчендә зурайтып бетерергә кирәк дигән сүз юк ич! Р.Хафизова

Зурайтып җибәрү Кинәт зурайту; артыгын зурайту. Тик бу караңгы өлгене куертып, зурайтып җибәргән бер хәл булды. А.Вергазов. Мавыгып китеп, артык нык зурайтып җибәрмибезме аның әһәмиятен? М.Вәли-Барҗылы

Зурайтып килү Даими рәвештә аз-азлап зурайту. Сату-алу, сәүдә эшләре бик яхшы бара, масштабларны да акрынлап зурайтып киләләр. Мирас

Зурайтып кую Зурайган хәлгә китереп калдыру. Ул яшәгән якның өстәлен зурайтып куйдым да бер башына Юрмыч елгасыннан алып кайткан сызымнарны, диаграммаларны, язмаларны җәеп салдым. Л.Ихсанова. Умарталыктагы иске йортка янкорма бурап, зурайтып куйды. Г.Якупова

Зурайтып тору Гел, һәрвакыт зурайту эше белән шөгыльләнү; әле, хәзер, күз алдында зурайту. Кичә сез килгәндә, бер фоторәсемне зурайтып тора идем



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә