ЗУРАЙТКЫЧ с. 1. 1) махс. Зурайта торган, зур итеп күрсәтә торган. Ул, әлеге фотоны зурайткыч пыяла аша карап, аерым билгеләрен чамаларга тырышып утырганда, рөхсәт сорап, Ирек Габдуллов килеп керде. М.Насыйбуллин. Пир атадан да куркып торасы юк. Озакламый ул үзенең биек манарасына менәр, зурайткыч пыяла аша йолдызларны күзәтер. Н.Фәттах. --- яктылык микроскобының төп өлеше – карау көпшәсенә куелган зурайткыч пыялалар. Ботаника 2. и. мәгъ. Фоторәсемне зурайтып төшерү приборы |