ЗУР с. 1. 1) Күләме, микъдары белән гадәтидән олы, дәү булган; киресе: кечкенә. Өстенә җылы күн тужурка, башына зур йонлач малахай кигән Гафур ишекне хужаларча киң ачып кайтып керә. Р.Ишморат. Теләгән кешегә ике чиләк су сыешлы зур самавырда чәй дә кайнап тора иде. Г.Ахунов. --- ул зур гәүдәле, үтә көчле куллары бүрәнә юанлыгы, дию пәриләреннән дә курыкмый, өй хәтле ташны сыңар кул белән генә ала да һавага чөеп җибәрә… Ә.Фәйзи

2) Сан ягыннан гадәтидән артык, күп. --- әмма ни үтенсәләр дә, зур-зур бәһаләр вәгъдә итсәләр дә, Винитар король Бож кенәз кызларын аларга сатмады. М.Хәбибуллин. Кырык-илле адым әллә ни зур ара булмаса да, аны түш белән шуып узу миңа бик җиңел булмады. М.Госманов. Ул цехка зур хезмәт хакына кызыгып та беркем дә бармый, шуңа күрә, кешеләрне ымсындырыр өчен, анда эшләүчеләргә күпмедер кишәрлек җир һәм йорт салыр өчен зур гына кредит бирә торган булганнар. Р.Мирхәйдәров

3) Әһәмияте, файдалылыгы ягыннан аерылып торган, мөһим. Уйлап баксаң әгәр үткәннәрне, Күзең салсаң әгәр бүгенгә, Бөеклеге безнең зур эшләрнең Шулкадәрле ачык күренә! Ә.Исхак

4) Көче, барышы яки тәэсире белән гадәттәгедән артык, куәтле. Тау башыннан зур өермәләр куба… Аждаһалар өерелеп күккә менә… Күктә бик ямьсез болытлар агыла, әллә ниләр шартлый, ташлар ярыла. Ш.Бабич

5) Ишле, күп кешеле. Бу саннар үзләре генә дә әлеге зур гаиләдә балаларга булган мәхәббәтнең буыннан буынга, каннан канга күчүе турында сөйләмимени? Э.Шәрифуллина

6) Масштаблы. Зур яу алдыннан, атасы тархан белән очрашыр алдыннан аңа бер иркенләп сөйләшергә кирәк иде. Н.Фәттах. --- сиңа хәзер, шундый зур тәҗрибәң белән, бораулаучы гына түгел, мастер булырга да күптән вакыт. М.Хәсәнов

7) Нык нигезле, тирән эчтәлекле, әһәмиятле. «Идел» картинасы үзенең камиллеге вә гүзәллеге белән бөтендөнья сынлы сәнгатендә зур урын биләгән мәшһүр әсәрләргә тиңләшерлек дәрәҗәдә килеп чыкты. К.Миңлебаев. Әбүзәр абзыйны зуррак мәсьәлә борчыды: озынга сузмыйча, шушы араларда кафедра җитәкчелеген икенче бер кеше кулына тапшырырга кирәк, дип уйлады. Г.Әпсәләмов. Шул язда бугай, аның шәһәр-авылларны яшелләндерү һәм урман полосалары утырту буенча галәмәт зур программасы тормышка ашырыла башлады – бөек һәм изге эш-гамәл иде ул… Р.Мирхәйдәров

8) Мөһим, җитди, хәлиткеч. Зур хәбәр, сөенеч бирергә халкына, Китте алдан илче Каф-тау артына. Ш.Бабич. Шул кәгазьнең бик зур кәгазь икәнене белә, әллә нидә бер зур кунак-фәләнгә күрсәтергә тугры килсә, ул шәҗәрәнең бер җирендәге исемгә бармагы берлән төртеп: – Менә монысы – Сәлман Фарси разый аллаһе ганһе, менә монысы – мин, – дия иде. Г.Исхакый. --- ул 1950 елның мартыннан алып 1955 елның августына кадәр Сталин концлагерьларында сәяси мәхбүс буларак тормышның рәхимсез кырыслыгы белән күзгә-күз очраша, анда зур сәяси һәм рухи тәҗрибә туплап зур сынау аша үтә. Ә.Сәхапов

9) Дәрәҗәсе, чины белән югары; югары дәрәҗәле; билгеле, танылган. Университетыбызның мактанычы булырлык зур галим дәрәҗәсенә ирешү өчен аңарда барлык сыйфатлар бар. Р.Ишморат. Аның турында «башлы мужик», кайчандыр зур начальник та булган бугай, дип сөйлиләр иде. Р.Мирхәйдәров. --- кызы Гөлбикә фәнни институтларның берсендә гыйльми эштә, кияве исә аның, Чакмагош башкорты, зур, җаваплы урында утыра. Кыскасы, барысы да – зур кешеләр ... Ә.Еники

10) Яшь ягыннан олы булган, өлкән. – Кара нинди зур булган, – Якуб малайның матур, түгәрәк йөзенә, әнисенеке төсле кара күзләренә карап торды, – мин киткәндә, әле бишектә генә иде. И.Гази. Зур уллары Төхфәтнең хатыны Мәрфуга килен бик явыз телле, үзсүзле иде. Г.Ибраһимов. Рәшит аннан соң да әле гаиләсен ташлап китеп йөргәләде, ераккарак, хәтта Ташкентка кадәр үк кыяклады – анда ул зур апасында бер елдан артык торды. Р.Мирхәйдәров

11) Балигъ булган, балалыктан чыккан, җитү. Син хәзер зур кыз инде. Дүрт-биш елдан кияүгә бирергә вакыт үзеңне, эшкә өйрән! Г.Әпсәләмов

12) күч. Зурлар белән бертигез булган, өлкәннәр дәрәҗәсендәге. Соңгы звонок булсын беренчесе, Син каршыла безне, зур тормыш. Ш.Галиев

13) күч. Көчле, тирән, истә калырлык. --- мин еш кына синең сүзләреңне кабатлый идем: зур мәхәббәт зур бәхет кенә түгел, ул – зур газап та… Р.Мирхәйдәров

14) күч. Батыр, курыкмас. …Зәңгәр күзле, йомшак сары чәчле, өстенә ямаулы күлмәк, киндер чалбар кигән яланаяклы Петя – кечкенә гәүдәле, зур йөрәкле баһадир Петя – үзе ташлаган гранатадан үзе дә һәлак булды. Г.Гобәй

2. зурлар и. мәгъ. күпл. 1) Өлкәннәр, өлкән кешеләр. --- кичке сабаклар ясарга, зур вә кечкенәләр өчен һөнәр өйрәтергә юл ачачак, һәм дә кирәкле китаплар бастырырга тырышачак. Г.Исхакый. Малайлар шактый урамнарны үтеп ярга җиткәндә, анда боз карарга килгән балалар, үсмерләр, зурлар төркем-төркем булып торалар иде инде. Ә.Фәйзи

2) Җәмгыятьнең дәрәҗәле, мөхтәрәм, йогынтылы кешесе. Аның бабалары – чынлап та заманының зурлары. Г.Ибраһимов

Зурга җибәрү Ниндидер эшне, мәсьәләне катлауландыру, аңа җитди төс кертү. Хәмит энем, зинһар дип әйтәм, эшне алай зурга җибәрмә. Р.Ишморат. Ярый әле төркемдә ике хәрби кеше бар иде, алар гауганы зурга җибәрмәделәр. Ф.Яруллин. Зурга китү Эш, мәсьәлә һ.б. катлаулану, җитди төс алу. Шау-шу зурга китә башлагач, Тауиле Гыйлаҗи малаена каршы озын ак киндер күлмәктән, чабата-оектан, биленә кызыл пута бәйләгән тәбәнәк кенә юан бер егетне чыгардылар. М.Гафури. Йомышчы малай, эшнең бик зурга китүен сизенеп, икеләнә башлады. Г.Бәширов. Ярый әле, эш алай ук зурга китмәгән икән! Н.Фәттах. Зурдан кубу 1) Нинди дә булса эш, вакыйгага артык зур әһәмият бирү. Ә нигә алайса, зурдан кубып, терлекчеләр каласы дип, авыз суыңны корыттырды. Г.Ахунов; 2) Нәрсәнедер үз мөмкинлегенә, чамага карамыйча, артык чыгымнар тотып купшы үткәрү. Зурлар мәктәбе тар. Ликбез елларында өлкән яшьтәге кешеләр өчен ачылган кичке мәктәп



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә