ЗӨБӘРҖӘТ и. гар. 1. 1) Зәңгәрсу яшел төстәге үтә күренмәле, кыйммәтле асылташ; русчасы: изумруд. Тау башында төрле-төрле кыйммәтле ташлар: зөбәрҗәтләр, якутлар, ахаклар һәм башка эре-эре матур ташлар бик күп икән. А.Алиш

2) күч. Кадерле, кыйммәтле, бәһасез нәрсәләр, күренешләр. Язучы гомумкешелек әхлагы зөбәрҗәтләрен сүз-сурәтләр тукымасына чигеп барырга омтыла. Т.Галиуллин

3) зөбәрҗәтем тарт. форм. Назлап, иркәләп әйтелә торган мөрәҗәгать сүзе. Кил яныма, кил, чибәрем, Кил алтын, зөбәрҗәтем. Ә.Ерикәй

2. с. мәгъ. 1) Зөбәрҗәт ташыннан ясалган. --- императорга кияүгә чыккан туташның кул бармакларында – зөбәрҗәт кашлы балдаклар, муенында – затлы ташлардан тезгән хәситә. М.Хәбибуллин. Ир хатынына зөбәрҗәт кашлы йөзек яисә алка бирсә, иренә нинди бүләк бирү хатын-кыз ихтыярына куела. С.Сәүбәнова. Кем баш имәс гүзәл гөлнең алларында, Асылташлар тоныклана ул барында, Зөбәрҗәт каш Сафа-Гәрәй билбавында. Ф.Гатина

2) Зөбәрҗәт кебек, зөбәрҗәт төсендәге. Соргылт ташлар, кызгылт көрән сукмак, алсу куаклар, зөбәрҗәт чирәмлек – менә кем тәрбияли япон зәвыгын. М.Юныс. Фатыйма үзе дә сизмәстән туктап калды, уйнаучыга борылып карады, шул чагында чиләге чайпалып куйды, зөбәрҗәт су тамчылары итәгенә тамды. М.Хәбибуллин. Суда йөзеп йөри торган бик күп яшел шарчыклар һәм пластинкалар аны [елганы] зөбәрҗәт төсенә кертә. Ботаника



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә