ЗӨБӘ КАБЫРГАЛАРЫ и. 7 пар чын кабыргадан соң урнашкан һәм түш сөягенә тоташмыйча, янәшәсендәге кабыргаларга кимерчәкләр ярдәмендә тоташкан 3 пар иң кыска һәм нечкә кабырга; ялган кабыргалар ◊ Зөбә кабыргаларын санау Бик нык кыйнау, тукмау, дөмбәсләү. Хафиз мулла белән мәзин килеп араламасалар, становойны бөтереп алганнар иде. Чигә тамырларын кашыганнармы, зөбә кабыргаларын санаганнармы – аларын мин күрә алмадым. К.Кәримов |