ЗОРОАСТРИЗМ и. Заратуштра исеме белән аталган, Урта Азия, Азәрбайҗан, Иран, Якын һәм Урта Көнчыгышта яшәгән борынгы халыкларның дине (бу дингә хас сыйфатлар: ике башлангыч – изгелек һәм явызлык көрәше; утка табыну; үлекләрне җирләүне тыю: аларны кыргый кошларга, ерткыч җәнлекләргә ташлаганнар). Бу атамаларның иң борынгылары Урта Азиянең Туран төбәклегендә яшәгән һәм ираннарның, зороастризм диненең даими дошманнары булган сакларга карый. М.Бакиров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә