ЗООПАРК и. рус Җәнлекләрне һәм хайваннарны ясалма шартларда, күргәзмә өчен асрый торган урын; зоология паркы; хайваннар бакчасы. Ул туган чакта, аның әтисе Зиятдин абзый Казанның Болак буендагы зоопаркында балта остасы, ремонтчы булып эшли, ә гаиләсе, шул зоопарктан бер-ике генә йорт аркылы, тәбәнәк бер йортның подвалында яши иде. Г.Ахунов. Киләчәктә аның урыны – рәшәткәле читлек эчендә, зоопаркта. З.Фәтхетдинов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә