ЗО’НТИК и. фр. 1) Тимерчыбыктан ясалган гөмбәз формасындагы каркаска материя тарттырып эшләнгән, кояш кызуыннан яки яңгырдан саклагыч җайланма; кулчатыр. Мәликә апа --- аптырап торган арада, ак бүрекле татар, кояшлы көн булса да, зонтигын баш өстенә корып җибәреп, мишәргә янап үтеп китә. К.Нәҗми. Монда нәрсә генә юк: биегән төсле арт аякларын күтәреп торган атлар, башына эшләпә кигән, таяк тоткан күзлекле малайлар, нәзек кенә бау өстендә зонтик тотып атлап барган нечкә генә аяклы кызлар… Ә.Фәйзи. Зонтикны һич кенә дә тиз җәеп баш өстенә күтәрә алмый. М.Мәһдиев

2) бот. Чәчәкләре бер яссылыкта урнашып, зонт чыбыкларыдай, бер ноктадан як-якка таралып торган оешма чәчәк төре. --- чия белән суганның чәчәк төркеме гади зонтик формасында, чөнки чәчәкләрнең чәчәк саплары һәммәсе дә диярлек тигез озынлыкта һәм, зонт чыбыкларыдай, бер ноктадан як-якка таралып торалар. Ботаника



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә