ЗОНД и. гр. 1) мед. Авыруга диагноз кую яки дәвалау максаты белән (мәс., дару җибәрү өчен) берәр әгъзага кертелә торган көпшә сыман яки башка төрле медицина коралы. – Әйе. Менә йөрәкнең зонд ярдәме белән алынган снимогы. – Профессор негатоскопны кабызды. Г.Әпсәләмов. – Үпкәсен көнбагыш маенда эретелгән прополис белән юдырып карарга. Начар имгән көннәрдә зонд аша тукландырырга, кан алыштыруны дәвам итәргә, – ди ул [профессор] синең турыда. Э.Шәрифуллина

2) геол. Җир асты катлауларын тикшерә торган борау яки көпшә формасындагы корал

3) махс. Метеорологик күзәтүләр алып бару өчен автомат язу приборы урнаштырылган, зур булмаган һава шары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә