ЗО’НА и. гр. 1) Җир шарының аерым табигый шартлары белән характерлана торган территория, полоса. Мәсәлән, тундра зонасыннан көньякка --- таба туфрак төрләре «картая» яки бик борынгы туфрак рәтенә керә бара. А.Фаткуллин. Чүлләр зонасы суга бик ярлы. Кайбер урыннарда явым-төшемнең күләме ел әйләнәсендә 100 – 200 мм дан артмый. Ботаника. Тарихи чыганакларда Урта Идел, Урал буе географик зонасында Казан ханлыгы чорында христиан динендә булган татарлар турында мәгълүмат юк. Мирас 2) Нинди дә булса билгеле бер сыйфат, аерма, үзенчәлек белән характерлана торган төбәк, район, урын, җир. Дүрт йөз метр киңлектәге ачык коридор – нейтраль зона буйлап күпме шуышканбыздыр, әйтүе кыен. Ә.Маликов 3) күч. Төрмә, тоткынлык. Зонадан чыккан кеше башкача фикерли алмый. Т.Галиуллин. Зонадан кайткач, участковый интектерде мине. Атнага өч тапкыр өйгә килә. Н.Акмалов |