ЗОЛОТНИК и. рус тех. Кайбер машиналарда пар, газ яки сыеклык йөрешен автоматик хәрәкәтләндерә торган махсус механизм, пар бүлгеч. Туплагычка салам һәм кибәк тулган чагында, гидросистеманың золотнигы «агызу» хәлендә тора. Механизатор белешмәсе. Әгәр чүмәлә тулысынча бушатылмаса яки салам туплагычны буш килеш ачсалар, ул чагында золотникны комбайнчы мәйданчыгыннан боҗралы тарткыч --- ярдәмендә күчерергә мөмкин. Хәзерге авыл хуҗалыгы машиналары һәм алардан файдалану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә