ЗОДИАК и. гр. астр. 1. Эклиптика буенча урнашкан 12 йолдызлык җыелмасы; Кояшның еллык күренмә хәрәкәте шул йолдызлыклар аша үтә, һәм бу юл «зодиак» – хайваннар түгәрәге дип атала. Шунысы кызык, Ай зодиагында 21 нче йорт гарәп астрологиясендә әл-Балда дип атала. А.Тимергалин 2. с. мәгъ. к. зодиакаль. Бу бәйрәм шул ук шумер-аккадлардан башлангыч ала торган һәм Пётр Беренче заманында Юлиан календаре кертелгәнгә кадәр кулланышта йөргән зодиак календарь буенча уздырылган. М.Бакиров. --- Пётр I заманында кертелгән Юлиан календарена кадәр, көньяктан килгән зодиак календарь кулланылган һәм август ахырына, башлыча, сентябрьгә туры килә торган сигезенче ай Сөмбелә дип йөртелгән. С.Сәүбәнова |