ЗОБАНИ и. гар. 1) дини Җәһәннәмдә, тәмугта гөнаһлыларны җәзалаучы; газап фәрештәсе. Зобанилар үз куллары илә казаннар астына ут яктылар. Г.Тукай. Җиргә иблисне сөрү булды кызык: хур вә гыйлманнар йөриләр пыр-тузып… Килде шунда бар фәрештә күктәге, Килде һәм барлык зобани уттагы. Ш.Бабич

2) күч. Кансыз, рәхимсез кеше, палач. Безем шәһәремездә Гәзитчеләр заһир булды, Ул кяферләр, зобанилар Язган саен азалар. Г.Тукай. Бөркет кебек ике сугышчыны Зобанилар алып баралар. Ә.Ерикәй. --- зобаниларга ник бер чара тапмыйлар икән? И.Юзеев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә