ЗНАЧОК и. рус Кешенең берәр төрле күрсәткән хезмәтен, уңышын яки кайсы да булса оешмага каравын белдереп, күкрәккә кадап йөртелә торган металл билге. Тимергалиев аның күкрәгенә күз төшерде: депутатлык значогы, ипле генә булып, аның пиджак якасында ятып тора иде инде. Г.Ахунов. Ә нигә депутат значогын такмадыгыз? Г.Ахунов. Мыегын сыйпап куя бәби аның, Значогына сузыла аннары. Х.Туфан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә