ЗИЯРӘ’Т КЫЛУ ф. к. зиярәт итү. Килеп туктагач та, Хөсәен, агач дәрвишне зиярәт кылырга, өскә менеп китте. М.Кәрим. Тагы Хәрәм шәрифнең башка тарафдарларында зиярәт кылгач, Бабрәхмән капкасыннан чыгып киттек. А.Расих. Зиярәт кылганда уянган изге тойгылар җаныбызны тарихка, ата-баба васыятенә тоташтыра. М.Юныс |