ЗИЯРӘ’Т ИТҮ ф. 1) Үлгән кешенең кабере янына барып гыйбадәт кылу, мәрхүмнәр рухына багышлап дога уку. Иртәгәсен безнең юлчылар Хәлилрахманга баралар, юлда байтак каберләр зиярәт итәләр. А.Расих

2) күч. Кемнең дә булса янына керү, хәл белергә бару. Мәкәрҗәгә барышлый, безне зиярәт итәрсең дип, апай берлә икебез дә Гурьев тарафына дүрт күз берлә карамакбыз. Г.Тукай

3) Кая да булса барып карау, дөнья гизеп йөрү, тамаша кылу. [Эйфель манарасы] – Парижга читтән баручыларның сөеп зиярәт итә торган җирләреннән берсе. Г.Гали



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә