ЗИЯРӘТ и. гар. 1) к. зират. Зиярәт иясе шулай ук кабер чардуганнарын, кабер ташларын ватып-җимереп йөргән кешеләрне сөйми. Г.Гыйльманов 2) Күрергә, күрешергә, хәл белергә бару; визит. Бер генә сәгатькә зиярәткә кергән иптәшем хәтеремә төште… Ф.Әмирхан 3) дини Изге дип саналган урыннарга, әүлияләрнең каберләре, төрбәләре янына барып дога кылу. --- Бәйтелмөкаддәсне зиярәткә бару, әллә кайдагы телсезләр мәктәбендә укыту, --- матур язу өйрәтү ысулы, байлыкның юлы, тагы белмим, ниләр-ниләр укыдым. Г.Исхакый |