ЗИҺЕНСЕЗ с. 1) Зиһене булмаган, зиһене начар, фикер йөртү сәләте йомшак. Нәгыймә зиһенсез кыз түгел ул, алай дауламас, ул минем хәлне белер. Г.Камал. Сөембикәнең беренче ире Җан Гали хан Касыйм каласында 1516 елда туа. Эшлексез, буынсыз, мәсләксез, зиһенсез бер адәм була. Р.Батулла

2) Хәтерсез, хәтерләми торган, начар хәтерле. – Синең зиһенсез икәнеңә без гаеплеме? – ди директор. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә