ЗИҺЕНЛЕ с. 1) Зиһене (1 мәгъ.) яхшы булган; зирәк, акыллы. Шулай итеп, башка хәллерәк кешеләрне күреп үсмәсә дә, бик зиһенле кыз булып чыкты. Г.Минский. Тик үткен зиһенле малай да үз сүзен бирми, тегеләрне аптыратып, гел бер үк сүзләрне кабатлый: «Йортка мин хуҗа түгел! Бабайлар мин мәктәптә вакытта киләләр! Минем аларны күргәнем юк!» – дип, сүзен кырт кисә. Х.Бәдигый. Коръән укыган бабасыннанмы, җыр яраткан, мәзәк телле, үткен зиһенле атасыннанмы?.. Мирас

2) Яхшы хәтерле. Балладаны сөйләтеп, зиһенле энем белән мактанасым килде. М.Кәрим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә