ЗИҺЕНЛӘ’Ү ф. Уйлау, башны, акылны эшләтү, фикер йөртү. Серафим карт башын чайкап куйды һәм, мин зиһенләп өлгергәнче: – Гомеремдә аюга мылтык асып йөргәнем юк иде, бүген килеп кенә үз дәрәҗәмне төшермәм инде, – дип өстәде. М.Шабай. – Юк шул менә! – дип, Фарукка беренче тапкыр каршы төште Фәрхәнә, тик зиһенләүдә өлгер кызның инде шаяртуга күчүе анык сизелде. М.Хуҗин |