ЗИҺЕН и. гар. 1) Кешенең уйлау сәләте, акыл, аң. Яшь хатынның күзләре ачылып, зиһене яктырып китте… Н.Гыйматдинова. Әмма... ялгызлык барыннан да усалрак иде, зиһенне гел миңгерәтә торды. Ә.Баян

2) Уй, фикер. Серле тирәнлеккә төшеп китә торган челтәрле тимер баскычлар, антик скульптуралар – болар бар да синең кан тибешеңне, зиһен агышыңны үзгә бер халәткә көйли. М.Галиев

3) к. хәтер. Докторлар үз эшләрен эшли торганда, хәзрәт, зиһененең бөтен көчен җыеп, күз алдындагы мәетне танырга тырышты. Ф.Әмирхан. Ләкин бер-берсен таптап зиһененә тулган әрнүле, ачы, зәһәрле вакыйгалар аның иркен алдылар. Г.Ибраһимов

Зиһен таралу к. зиһен чуалу. Хәмдиягә сүз кушмагыз, Зиһене таралган чагы. М.Фәйзи. Зиһен чуалу Уйлау сәләтен югалту, фикерен туплый алмау. Аның зиһене чуалмаса да, буын һәм әгъзаларында ул шактый какшау һәм калтыранганлык сизә иде. Ш.Камал. – Зиһенем чуалган, башым каткан, әйдә, укыганны Алла кабул итсен инде… – дип, битен сыйпап, урыныннан торды. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә