ЗИФАЛЫК и. Зифа булу. Озын коңгырт толымнары ике якка салынып төшкән, сылу нечкә буйлы, зур моңсу күзле, ябык булуына карамастан, матурлыгын, зифалыгын югалтмаган. А.Шамов. Бу хатынга Ходай Тәгалә барысын да мул итеп биргән иде: гүзәллекне дә, сылулыкны да, зифалыкны да. М.Хәбибуллин. Мин, аның уйнап торган зифалыгына, күзләрне камаштырырлык чисталыгына, кайнар яшьлегенә, тиңсез матурлыгына сокланып, онытылып калдым. М.Әмир



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә